Әдәби сәгать:“Гарәфи Хәсәнов – табигать җырчысы".
13нче июнь - балалар язучы, тәрҗемәче Гарәфи Хәсәновның тууына 100ел тулу уңаеннан китапханәдә язучының тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү максатыннан әдәби сәгать үткәрелде. Ул “Гарәфи Хәсәнов – табигать җырчысы" астында үтте. Балалар язучының китаплары белән таныштылар, туган як табигате турында кечкенә хикәяләрне кычкырып укыдылар.
Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) 1921 елның 13 июнендә Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. 1940 елда Яңа бистәдәге 13 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның Октябрь районы Бикүле авылы мәктәбендә берникадәр вакыт балалар укыта, аннары, Казанга кире кайтып, 1942 елның ахырларына кадәр производствода станоклар көйләүче булып эшли. 1943–1956 елларда Татарстаннан читтә. Себер якларында яши һәм эшли: Красноярск краеның Зур Улуй районы Симоново авылындагы балалар йортында һәм интернат-мәктәптә эшче, тәрбияче хезмәтендә була. 1965 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 1981 елда лаеклы ялга чыгып, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.