Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Сара Садыйкова - бөек композитор.

10 нчы июнь көнне 14 һәм 15 нче әдәби марафонда катнашкан укучылар һәм Аксу урта мәктәбе каршында эшләүче мәктәп яны лагерында ял итүче балалар белән Апас районының Тутай авылында урнашкан Сара Садыйкова музеенда булдык. Музей җитәкчесе Гайнуллина Гөлсия Тәлгать кызы безнең өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрде.Музейдагы һәр экспонатның тарихы турында бик җентекләп сөйләде. Балалар Сара Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗаты  турында бик күп мәгълүмат алдылар.