Викторина "Тел бәйгесе".
Укучыларда туган телгә,татар теленә әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү; милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максатыннан «Акчарлак» лагерына йөрүче балалар белән “Тел бәйгесе” темасы астында викторина үткәрелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Илсөяр Илдүс кызы алып барды. Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар.Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. китап күргәзмәсендә урын алган китаплардан файдаланып, бәйрәмне тулыландырып барды. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Чара бик җанлы үтте һәм эчтәлекле булды.Ахырдан бергәләшеп Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры башкарылды.