Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Балалар сабан туе ( кече Сабантуй): "Бәхетле балачак".

1 июнь - җәйнең беренче көне, көтеп алган каникуллар башланган көн. Балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан, Аксу мәдәният йорты белән берлектә Халыкара  балаларны яклау көне уңаеннан, иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе, балалар өчен кече  Сабантуй үткәрелде. Бәйрәмендә һәркем үзенә шөгыль тапты: конкурсларда, ярышларда, уеннарда катнашты. “Чүлмәк вату”, “Күз бәйләп әйбер кисү”,”Капчык киеп йөгерү”, “Йомырка куелган кашык кабып йөгерү”, “Таяк тартышу” һәм башка төрле уеннарда балалар  бик теләп катнаштылар. Әниләре аларга көч биреп торды.