Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Уен - ярыш (әдәби Сабантуй): "Балачак-бәхет иле".

Дөньядага барлык могҗизаларның могҗигасы - сабый баладыр. Бала – кешелекнең бүгенгесе, киләчәге һәм дәвамы да. “ Ил тынычлыгы ирдә булса, жан тынычлыгы- хатында, ил киләчәге – балада!” – диелә бит татар халык әйтемендә. Әйе, кешелекнең киләчәге бүгенге газиз сабыйлар кулында. Балаларда үзара бердәмлеккә, дустанә мөнәсәбәткә , сәнгатькә, иҗатка омтылыш тәрбияләү максатыннан 1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  мәдәният йорты белән берлектә уен-ярыш үткәрелде. Ул “Балачак-бәхет иле” темасы астында үткәрелде.