Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Төбәкара акция: #ГәрәйРәхимәсәрләренукыйбыз #ГәрәйРәхимгә80яшь #Лениногорсккитапханәсе

   Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге Татарстан Республикасының Халык язучысы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, язучы Гәрәй Рәхимгә 80 яшь тулуга багышлап, язучының иҗатын пропагандалау максатыннан “Гәрәй Рәхим әсәрләрен укыйбыз” дип исемләнгән төбәкара акция оештырган иде. Акция 17.05.2021-30.05.2021 вакыт аралыгында узды.

Аксу авылы китапханәсеннән  #ГәрәйРәхимәсәрләренукыйбыз акциясендә барлыгы 19 китап сөюче катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары да, шулай ук өлкәннәр дә бар. Катнашучылар китапханәгә килеп, Гәрәй Рәхимнең китаплары белән таныштылар һәм үзләренә ошаган шигырьне, хикәяне сайлап, укып сициаль челтәрләргә урнаштырдылар.