"Әдәби укулар": Матурлык һәм батырлык.Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре. (3нче көн)
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган “Әдәби укулар”ның өченче көнен 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары дәвам итте. Фронтовик язучы – Зәки Нуриның тормышы һәм иҗаты турында 8 нче сыйныф укучылары сөйләделәр.Аларның сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Илсөяр Илдус кызы укучыларның чыгышын тулыландырып барды.Ә китапханәче Нургалиева Ф.Җ. “Зәки Нури - көрәшче шагыйрь“ исемле китап күргәзмәсендә урын алган китаплар белән таныштырды. 10 нчы сыйныф укучылары шагыйрьнең “Ант”, “Ватаным өчен”, “Сибәли дә яңгыр, сибәли”, “Язы юкның яшәү хакы юк!” шигырьләрен сөйләделәр.