Ачык ишекләр көне : “Китапханә – белем мәгарәсе”.
Аксу авылы китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көненә карата «Китапханә-белем мәгарәсе» дигән исем астында ачык ишекләр көне үткәрелде. Көн дәвамында китапханәгә килгән укучылар белән төрле чаралар үткәрелде. Балалар яраткан китаплары белән китап күргәзмәсе янында фотога төштеләр (#фотоакция), кычкырып шигырьләр, әкиятләр укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар, гомүмән китаплар илендә сәяхәт иттеләр. Укучыларга бүләкләр тапшырылды. Ахырдан укырга китаплар алып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.