Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

"Әдәби укулар": Зыя Мансур.Фронтовик шагыйрь-Гадел Кутуй. Лирик шагыйрь-Әхмәт Ерикәй. (2нче көн)

“Әдәби укулар”ның икенче көнендә 5-7 сыйныф укучылары чыгыш ясадылар. 5нче сыйныфлар Зыя Мансурның иҗаты турында һәм патриотик рухта язылган шигырьләрен  бик матур итеп сөйләделәр. Фронтовик шагыйрь-Гадел Кутуйның әсәрләре белән 6 нчы сыйныф укучылары таныштырды. Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. шагыйрьнең иҗаты белән тулырак  "Ул ант итте җыры белән..." темасына оештырылган китап күргәзмәсе аша таныштырды.  7 нче сыйныф укучылары Ә.Ерикәй шигырьләрен укыды.  Сибгатуллина Инзилә “Сиреньнәр хуш исләр тарата” дигән җырын да башкарды. Чара бик эчтәлекле булды.