Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

 22нче май көнне Аксу урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде. Укучыларны бәйрәм белән тәбрикләдек, истәлекле бүләкләр тапшырдык.

Тәүге звонок белем ачкычларын

Балаларның бирә кулына.

Соңгы звонок башлап алып чыга

Һәр яшьлекне тормыш юлына.

Ун ел буе кыңгыраулар чыңы

Чакыру булды һәрбер дәрескә.

Бүген алар чакыру һәм озату

Алда торган бөек зур эшкә.