Бөтенроссия акциясе: #Җиңүтәрәзәләре / #ОкнаПобеды
Аксу авылы китапханәсе 1-9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 76 еллыгына карата оештырылган “Җиңү тәрәзәләре” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Укучылар үз йортларының тәрәзәләрен котлау язулары, Георгий тасмалары, Мәңгелек ут, чәчәкләр, салют, ак торна рәсемнәре белән бизәделәр. Ә өлкәннәр үзләре эшләгән биналарның тәрәзәләрен матурладылар.