Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантана.
Быел халкыбыз 76 нчы тапкыр Җиңү көнен билгеләп үтте. Ә сугыш үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, мәрхәмәтсезлеге һәм үлем ачысы белән 1941 нче елның 22 нче июненә барып тоташа. Җиңүгә килү юлы җиңел түгел, әлбәттә.Ул көнне күрү һәркемгә насыйп та булмаган.Ләкин исән калган һәм җиңеп чыккан кешеләр өчен кояшлы май аеның бу көне аларның тормышында иң шатлыклы һәм бәхетле көнгә әверелә. 1945 нче ел-ның 9 нчы мае тантана һәм матәм көне, кушылу һәм яңадан туу көне буларак Ватаныбыз тарихы елъязмасына мәңгелеккә кереп калды. Без ул елларның бөек батырлыгын беркайчан да онытмыйбыз. Аксу авыл җирлеге, китапханә, мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә авылыбыз уртасына салынган һәйкәл янында зур тантана булып узды. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераны Мөлеков Котдүс Гариф улы катнашты.