Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Юбилей белән котлау тантанасы.

 5 нче май көнне авылыбызда олы ихтирамга лаек  өлкән буын вәкиле, тыл ветераны – Шарафуллина Роза Садри кызын  95 яшьлек олуг юбилее белән котладык. Тантанада Буа муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Мифтахов Фәнис Фариз улы, Аксу авыл җирлеге рәисе, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашты. Укучылар ветераныбызны котлап җырлар башкардылар. Ә ОСП - №15 җитәкчесе Сөләйманова Д.В. сугыш, китапханәче Нургалиева Ф.Җ. әниләр темасына шигырьләр укыдылар.