Китап күргәзмәсе: “Шигырьләрдә - минем йөрәгем”.
Якташыбыз, танылган шагыйрь Ренат Хариска 80 яшь тулу уңаеннан китапханәдә “Шигырьләрдә - минем йөрәгем” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 нче елның 6 нчы маенда Ульянов өлкәсенең Цильна районы Кәйлә авылында туа. Әти-әнисе укытучылар булып, бер авылдан икенче авылга еш күчеп йөргәнлектән, Р.Харисның балалык һәм мәктәп еллары Буа төбәгендәге авылларында уза.
Ул - кырыктан артык поэма, дистәгә якын шигъри цикллар, йөз илледән артык җыр, романслар, кантаталар, ораторияләр авторы. 1997 нче елда Ренат Харис лирик шигырьләре тупланган «Хисемнең җисеме» китабы өчен (1996) Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.