9май-Җиңү көне! Котлаулар.
Авылыбызда берәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 3 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары яши. 9май - Бөек Җиңү көне уңаеннан Аксу авыл җирлеге башлыгы, авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә аларны котларга бардык. ТР Президенты Миңнеханов Р.Н. һәм Буа муниципаль районы башлыгы Камартдинов Р.Р исеменнән җибәрелгән бүләкләрне тапшырып, ветераннарыбызга изге теләкләребезне җиткердек.Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. вакытлы матбугат белән таныштырды. Бөек Ватан сугышы ветераны Мөлеков Котдус Гариф улы Муса Җәлилнең берничә шигырен укып та күрсәтте.