Шигъри сәгать:" Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!".
15 апрель-Габдулла Тукайны искә алу көне. 15 нче апрель бөтен җир шарында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.1913 нче елда бу көнне татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктый.
XV Дөньякүләм әдәби марафонда катнашучы Аксу авылы китапханәсенең китап сөючеләре 15 нче көннәрен татар халкының бөек улы Г.Тукайның китапларын укуга багышладылар. Китапханәдә бу көнне әдәби марафончылар белән шигъри сәгате үткәрелде. Барысы 19 укучы катнашты.