Китап бәйрәме: “Галиҗәнап китап, исәнме!”
2апрель –Халыкара балалар китабы көне. Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. Менә шуларның барысын да укучыларга төшендерү максатыннан Аксу урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Галиҗәнап китап, исәнме!” темасы астында Китап бәйрәме үткәрелде. Укучылар китапханәдән үзләре яратып укыган китапларын алдылар. Бу китаплардан шигырьләр, әкиятләр өйрәнеп, эчтәлегенә туры килгән геройлар булып киенделәр.Чара бик мавыктыргыч һәм эчтәлекле килеп чыкты.