Мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе.
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Аксу урта мәктәбендә мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе үткәрелде. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Рәзинә Фәрит кызы алып барды. Ул мөнәҗәт жанрына аңлатма биреп, килеп чыгышы һәм төрләре белән таныштырды, үзе дә аларны әйтеп күрсәтте. Алга таба аерым мөнәҗәтләр әйтелде, бәетләр укылды.Чарага авыл һәм мәктәп китапханәчеләре тарафыннан китап күргәзмәсе ясалды.