Юбилей белән котлау тантанасы.
20нче март көнне авылыбызда олы ихтирамга лаек өлкән буын вәкиле , тыл ветераны – Кәлимуллина Миңзифа апаны 95 яшьлек олуг юбилее белән котладык. Тантанада Аксу авыл җирлеге рәисе, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашты.