Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:"Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде...".

25нче март көнне якташ язучыбыз Әхмәт Рәшитнең тууына 85 ел тула. Шул уңайдан китапханәдә “Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде...” исеме астында китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә шагыйрьнең төрле елларда басылган китаплары, газета-журналларда чыккан мәкаләләре урын алды.