Шигъри сәгать:"Балачак-иң гүзәл чак".
21март – Бөтендөнья шигърият көненә карата китапханәдә 1нче сыйныф укучылары белән “Балачак - иң гүзәл чак” дигән темага шигъри сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны шагыйрьләр белән таныштырды, шигъриятнең бөек көче турында сөйләде. Укучылар үзләре теләгән шигырьләрне кычкырып укыдылар, өйләренә яздырып китаплар алдылар.