Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:"Җирнең гүзәллеге хатын - кызда".

Яз, мәхәббәт һәм гүзәллек бәйрәме - 8март -Халыкара хатын-кызлар көненә карата Аксу авылы  китапханәсендә "Җирнең гүзәллеге хатын-кызда" темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә татар язучыларының  гүзәл затларыбызга   багышланган әсәрләре һәм журналлар куелды."И хатын кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда!"-дип яза шагыйрь Хәсән Туфан. Чынлап та безнең яшәешебез, безнең тормышыбыз хатын-кызга бәйле.Хатын-кыз дигән сүз безнең кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, кызларыбыз дигән сүз бит ул. Китапханәгә  килгән һәр китап укучы әлеге күргәзмә белән таныша алды.