Бөтенроссия акциясе: "Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша:туган телдә халык әкиятләре укыйбыз".
Ел саен мартның беренче чәршәмбесендә "Бөтендөнья кычкырып уку көне" билгеләп үтелә. Бу көнне китапханәдә "Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша:туган телдә халык әкиятләре укыйбыз" бөтенрәсәй акциясенә кушылып төрле халык әкиятләрен кычкырып уку оештырылды. Акциядә барлыгы 23 укучы катнашты. Катнашучылар 7 яшьтән 14 яшькә кадәр. Алар үзләренең яшьләренә туры килгән бик күп милләтләрнең әкиятләрен укыдылар:татар, инглиз, кытай, корея һ.б...