Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Интеллектуаль бәйге: "Иң газиз тел-туган тел".

21нче февраль-Халыкара туган телләр көненә карата китапханәдә "Иң газиз тел-туган тел" темасы астында 6нчы сыйныф укучылары белән интеллектуаль бәйге үткәрелде. Укучылар ике командага :”Зирәкләр”-кызлар, “Тапкырлар”- егетләр командаларына бүленеп көч сынаштылар.Укучылар туган тел турында сорауларга җаваплар бирделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, табышмакларга җаваплар таптылар. Бәйге бик җанлы үтте. Нәтиҗәдә “Зирәкләр” җиңү яулады.