Әдәби-музыкаль кичә:“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”.
Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Аксу урта мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Фәрит кызы ачып җибәрде. Ул укучыларны татар халкының каһарман шагыйре – Муса Җәлилнең иҗаты белән таныштырды. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен язган, “Моабит дәфтәрләре” циклыннан патриотик шигырьләр сөйләделәр.Муса Җәлил батырлыгына багышланган җырлар башкардылар. Авыл китапханәчесе китап күргәзмәсенә күзәтү ясап, укучыларга шагыйрьнең китапларын укырга тәгъдим итте.