Китап күргәзмәсе:“Муса Җәлил-герой шагыйрь”.
Муса Җәлил - чын мәгънәсендә, каһарманлык билгесе, Ватанга чиксез тугрылык һәм мәхәббәт символы! Аның исеме тарих битләрендә мәңгегә! 15нче февральдә бөек шагыйребез, Советлар Союзы герое - Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Китапханәдә бу бөек датага карата “Муса Җәлил-герой шагыйрь” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды.
10нчы февраль көнне урта төркем укучылары (5нче сыйныф) белән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.Күзәтү барышында укучыларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар табылды.