Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Батырлык сәгате: "Әфганстан-йөрәк ярасы".

  15 февраль - кайнар нокталарда катнашкан хәрбиләрне - интернационалист сугышчыларны искә алу көне.  Шул датаны билгеләү максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Китапханәдә “Әфганстан-йөрәк ярасы” темасына китап күргәзмәсе оештырылды.

Вафат булганнарны искә алабыз, безнең арада яшәүчеләрнең  кичерешләрен уртаклашырга телибез.  Мәктәп белән берлектә Әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз Әхмәтов Фәритнең абыйсы  Шәрәфелислам абый белән очрашу үткәрелде. “Яшь армиячеләр” отряды һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашында презентация аша кайнар нокталар турында әңгәмә үткәрелде.  Һәр шәһәр, район, авылга кагылган  рәхимсез сугыш җилләре. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.