Батырлык сәгате: “Ленинград блокадасы-тарихның онытылмас бите”.
27гыйнвар-Ленинград блокадасын өзү көне. Бу көн илебез тарихында үзенчәлекле дата. 77ел элек, 1944нче елның 27нче гыйнварында 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Шул уңайдан китапханә хезмәткәре Нургалиева Ф.Җ. Аксу урта мәктәбенең “Яшь армиячеләр” отряды белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Җәвит кызы катнашында “Ленинград блокадасы-тарихның онытылмас бите” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.Укытучы Камалиева Г.Җ. Ленинград камалышы турында сөйләде.Китапханче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.