Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча әдәби сәгать.
Урта төркем укучылары (5нче сыйныф) белән татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча әдәби сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңаеннан "Такташ – көчле талант, шигърият чишмәсе" исеме астында оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән китапларыннан “Караборынның дусты” хикәясе буенча фикер алышынды. Сорауларга укучылар җавапларны китаптан табып, шул өзекләрне кычкырып уку оештырылды.