Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

#Безәдәбимарафонда. XIV әдәби марафон .Китап-безнең дустыбыз.

Чираттагы әдәби марафон башланды.Ул 1нче гыйнвардан 21нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Аның 10 көне укучыларның кышкы каникул көннәренә туры килде. XIV әдәби марафонга Аксу урта гомуми белем мәктәбендә белем алучы 1-9 нчы сыйныф укучылары кушылды. Барысы 25 укучы. Марафон башланыр алдыннан укучылар авыл китапханәсенә килеп, татар телендә китаплар алдылар.Ә 1 нче гыйнвардан китапны укып, үз аккаунтларында татар телендә, грамоталы итеп өзекләр куя башладылар. Һәр укучының  социаль челтәрдә ничек эш алып баруы китапханәче Нургалиева Ф.Җ., әдәби марафон әйдәманы Сәмитова Алинә ,татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Рәзинә Фәрит кызы тарафыннан күзәтелеп барыла.    Укучыларның каникуллары туган тел белән, китаплар белән бергә үтте.

XIV әдәби марафон .Китап-безнең дустыбыз.