Китапханә сәгате:"Кыш бабайның почта сумкасы".
5нче гыйнвар көнне китапханәдә “Кыш бабайның почта сумкасы” темасына китапханә сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче укучыларны балалар өчен чыга торган газета (“Көмеш кыңгырау”) һәм журналларның (“Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын”) кайчан барлыкка килү тарихлары белән таныштырды. Укучыларның бу басмаларның кайсыларын өйләренә алдырулары һәм 2021 нче елның беренче ярты еллыгына кайсы газета-журналга язылулары турында сүз алып барылды. 2020 нче елда укучыларыбызның “Көмеш кыңгырау” газетасында басылып чыккан мәкаләләре белән танышу үткәрелде.