Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Кычкырып уку сәгате:"Әкиятләр иленә сәяхәт".

Кышкы каникуллар – һәр бала өчен зур  бәйрәм.  Бу ялларны файдалы, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп  үткәрү максатыннан Аксу авылы китапханәсендә “Китап-безнең дустыбыз” темасы астында план төзелде. Балаланың каникул көннәрендә эш шул план нигезендә алып барылды.1-3 нче гыйнвар көннәрендә китапханәдә "Әкиятләр иленә сәяхәт" дип исемләнгән кычкырып уку сәгатьләре уздырылды.