Китап күргәзмәсе:"Такташ – көчле талант, шигърият чишмәсе"
1гыйнвардан башлап Аксу авылы китапханәсендә татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан "Такташ – көчле талант, шигърият чишмәсе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота.