"Ана назы җирдә мәңгелек!"
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә-әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. Ул быел 29нчы ноябрь көненә туры килә. Әниләр көненә карата Аксу авылы китапханәсендә "Ана назы җирдә мәңгелек!" исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Аксу урта мәктәбенең 1-11 сыйныф җитәкчеләре белән берлектә видеороликлар ясалды. Укучылар китапханәгә килеп әниләр турында язылган шигырь китаплары алдылар.Газета-журналлардан әниләргә багышлап язылган матур сүзләр эзләделәр. Нәтиҗәдә һәр сыйныфның эчтәлекле видеороликлары барлыкка килде.Аларны китапханәнең инстаграм челтәренә урнаштырдык.