Тәрбия сәгате:“Яхшылык җирдә ятмый” .
Һәр ел саен 13нче ноябрьдә Бөтендөнья яхшылык көне билгеләп үтелә.Бу көнне Аксу авылы китапханәсендә “Яхшылык җирдә ятмый” темасы астында тәрбия сәгате үткәрелде.Китапханәче “Яхшылык көне”нең кайчан барлыкка килүе турында сөйләп үтте:”Ул 1998 елда Токиода барлыкка килә, нигездә тын океан регионы илләре һәм аңа каршы булган Англия беренче тапкыр «Игелеклелек өчен Бөтендөнья хәрәкәте» исеме астында симпозиум уздыра. Соңрак аларга башка дәүләтләр дә кушыла”.
Чара барышында укучылар белән яхшылык, дуслык турында мәкальләр искә төшерелде.Китаплардан шигырьләр,хикәяләрдән өзекләр укыдылар. Ахырдан укучылар тарафыннан яхшы кеше нинди була дигән сорауга җавап биреп , нәтиҗә ясалды