Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

XIIIнче әдәби марафонның бүләкләү тантанасы:"Китап-белем чишмәсе".

31нче октябрь көнне Аксу урта мәктәбендә 13нче әдәби марафонның бүләкләү тантанасы үткәрелде.Аны  Аксу авылы китапханәчесе Нургалиева Фәридә Җәүдәт кызы һәм әдәби марафон әйдаманы, Аксу урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Сәмитова Алинә оештырды.

   1 нче октябрьдә башланып 21 нче октябрьгә кадәр  дәвам иткән марафонда барлыгы 31 кеше катнашты.Катнашучылар арасында  укытучылар, укучылар һәм аларның  әниләре бар иде. Китап сөюче  һәркем  татарча әдәби әсәрләр укып, иң матур, иң үтемле өзекләрне үзләренең ВК социаль челтәренә урнаштырып бардылар. Соңыннан “Әдәби марафонда бер көнем” дигән темага видеороликлар ясап инстаграмга урнаштырдылар. “Әдәби марафонда бер көнем”бәйгесенә нәтиҗә ясап, Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук әйдаман буларак Алинә  дә барлык катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, үзенең бүләкләрен тапшырды.

Барлык әдәби марафонда катнашучылар да 20нче ноябрьдә  “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак бүләкләү тантанасына чакырулы.