Төбәкара акция:#Дәрзаманныукыйм, #ЧитаемДарзамана, #75Дарзаман #БиблиотекаЛениногорск
22нче сентябрьдән 16нчы октябрьгә кадәр социаль челтәрләрдә “Читаем Дарзамана”, “Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз” дигән исем астында төбәкара акция барды. Бу акцияне Лениногорск шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсе оештырды. Акция ТАССРның 100еллыгына һәм балаларның яраткан шагыйре, язучы Җәүдәт Дәрзамановның тууына 75 ел тулуга багышланды. Аксу авылы китапханәсе дә бу чарадан читтә калмады һәм бик теләп кушылды. Барлыгы 15 укучы Җ.Дәрзаманның төрле шигырьләрен, поэмаларын, повестьларын укып, видеога төшерделәр. Аларны # Дәрзаманныукыйм, #ЧитаемДарзамана #75Дарзаман хэштеглары белән үзләренең ВК ларына урнаштырдылар.
Катнашучылар: кече һәм урта төркем укучылары, Аксу урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Камалиева Гүзәл Җәвит кызы һәм авыл китапханәчесе Нургалиева Фәридә Җәүдәт кызы. Акциядә катнашып, әдәбиятны сөюче һәм китап укырга яратучылар Дипломнарга ия булдылар.