Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Башлангыч сыйныф укучылары белән “Табигатьтә - алтын көз” темасы астында кычкырып шигырьләр уку кичәсе оештырылды.

Көз - табигатьнең бик матур фасылы.Ул безне гаҗәеп матур төсләре, кабатланмас  бизәкләре белән сөендерә.8нче октябрь көнне Аксу авылы китапханәсендә укучыларда  көзге табигатькә карату соклану хисләре уяту максатыннан “Табигатьтә - алтын көз” темасы астында башлангыч сыйныф укучылары белән көз турында  кычкырып шигырьләр уку оештырылды.Укучылар сайлаган барлык шигырьләрдә дә табигатьнең гүзәллеге тасвирлана.