Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

#5октябрьУкытучылар көне #Укытучыларһөнәрибәйрәмегезбелән

5 октябрь - Укытучылар көне! Укытучы! Ә кем сон ул? Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше ул. Аксу авылы китапханәсендә бу олы бәйрәмгә карата  атна дәвамында зур эш алып барылды. Китапханәдә ”Сезнең исем, тәүге язлар кебек, Хәтерләргә кереп береккән” темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга укытучы, мәктәп турында шигырьләр сөйләп, теләкләр җиткереп видеолар яздырырга кушылды. Бәйрәм көнне видеоларны туплап ясалган видеоролик инстаграмм челтәренә урнаштырылды.