Очрашу кичәсе:"Китап-безнең якын дустыбыз".
1нче октябрь көнне Аксу урта мәктәбендә авыл китапханәчесе “Китап-безнең якын дустыбыз” темасы астында XIII әдәби марафонда катнашучы китап сөючеләр белән очрашу кичәсе үткәрде.Чарада мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Хәйбуллина Г.Ә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Р.Ф. һәм әдәби марафончылар (укучылар,укытучылар) катнашты. Очрашу барышында татар теле укытучысы Рәзинә Фәрит кызы укучыларны проектның максаты белән таныштырып үтте. Проектның максаты: татар халкында һәм татар телен белгән һәр кешедә яхшы гадәт - даими рәвештә татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру, шул рәвешле, татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерүдә әһәмиятле эш башкару.Ә китапханәче Нургалиева Ф.Җ.марафон барышында 21 көн дәвамында көн саен саф татарча китап укырга һәм әлеге китаплардан иң матур өзекләрне ВКонтакте аккаунтыңда #әдәбимарафон, #татнетныүстерүфонды һәм #татарстанкитапнәшрияты хэштеглары белән урнаштырырга кирәклеген аңлатып үтте.Укучыларның кулларында китапханәдән алынган китаплар булу булмавы тикшерелде. Очрашу барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Аларга җавапны уку-укыту бүлеге мөдире Гөлшат Әсгатъ кызы тагын да тулырак итеп җавап бирергә тырышты. Марафонда катнашучы һәркем ахырга кадәр барып җитәргә , марафон барышында кимендә 2-3 китап укырга һәм җиңү яуларга сүз бирде.