"Татарча диктант"-2020
26нчы сентябрь көнне, бөтен дөнья буенча "Татарча диктант" акциясе булып узды. Ул быел 5нче тапкыр үткәрелде. Башка еллардан аермалы буларак, чара быел санитар-эпидемиологик хәлләрне күздә тотып, онлайн форматта узды. «Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда диктант укыдылар. Быелгы «Татарча диктант» Татарстан Республикасының Милли китапханәсеннән трансляцияләнде. Бу акциядән Аксу авылы китапханәчесе Нургалиева Фәридә Җәүдәт кызы да читтә калмады. Диктант тексты итеп мәшһүр язучы Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» дигән әсәреннән өзек алынган иде. Аны татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, язучы Фоат Галимуллин укыды.