Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Табышмаклар бәйгесе:"Сөмбелә бездә кунакта".

   Укучыларда милли традицияләргә мәхәббәт, табигатькә  сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт уяту максатыннан Аксу авылы китапханәсендә “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм “Сөмбелә бездә кунакта” исеме астында табышмаклар бәйгесе рәвешендә узды. Китапханәче укучыларны “Сөмбелә" бәйрәменең килеп чыгышы белән таныштырды. Сөмбелә – башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Көзге көн белән белән төн тигезләшкән көннәрдә (22-23 сентябрь) үткәрелә ул бәйрәм. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар. Безнең кичәгә дә Сөмбелә килде.Ул бәйрәмгә күчтәнәч-табышмаклар алып килде.Китапханәнең кече һәм урта төркем укучылары белән оештырылган табышмаклар бәйгесендә  җәй буе бакчаларыбызда үстерелгән яшелчәләр темасына җаваплар табылды.

 Соңыннан укучыларга бүләкләр тапшырылды.Алар  өйләренә китаплар алып, шат күңел белән таралыштылар.