Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:"Олуг каләм иясе"(язучы Гариф Ахуновның тууына 95ел)

  Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов (Гариф Ахунов) – РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, күренекле дәүләт hәм җәмгыять эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты. 2020нче елның 18нче сентябрьдә аның тууына 95 ел тулды. Аксу авылы китапханәсендә язучының юбилеена карата “Олуг каләм иясе”исеме астында  оештырылган китап күргәзмәсендә аның төрле елларда басылган  һәм кызы Наилә Ахунованың китаплары урын алды.