Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Туган көнең белән,Буабыз!

Быел 15нче сентябрьдә Буа шәһәренә 240,ә район оешуга 90 ел тулды. Аксу авылы китапханәсендә “Буа ягы-туган як”  темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәдә якташ язучыларыбызның китаплары, Буа энциклопедиясе,авыллар тарихын чагылдырган китаплар урын алды.Урта төркем укучылары белән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрен кычкырып уку оештырылды.