Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

“Көзге шәфкатьлелек атнасы-изге эшләр эстафетасы” #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

Аксу авылы китапханәсе “Көзге шәфкатьлелек атнасы-изге эшләр эстафетасы” #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН иреклеләр акциясендә катнашты.Әлеге акция кысаларында төрле эшләр башкарылды. #Мывместе #Безбергә акциясенә кушылып тумыштан физик мөмкинлеге чикле булган Назмиева Айсылу белән очрашып, хәлләрен белештек.Аңа күчтәнәч пакет тапшырдык,шулай ук вакытлы матбугат белән таныштырдык.  Ә #Ветераныживутрядом акциясенә кушылып    өлкәннәр янында булдым. Аларга газета-журналлар илттем һәм  көн яңалыклары белән таныштырдым.