Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Төбәкара акция: "Гыйззәтне укыйбыз". #ЧитаемГиззата #125Гыйззәт #библиотекаЕлабуга

ТАССРның 100 еллыгы һәм татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулу кысаларында «Гыйзззәтне укыйбыз» төбәкара акциясенә Аксу авылы китапханәчесе (Нургалиева Фәридә Җәүдәт кызы) һәм  Аксу урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Сәмитова Алинә Фаяз кызы кушылды. Нургалиева Ф.Җ. Таҗи Гыйззәтнең “Үрнәк адымнар” комедиясеннән , ә Алинә “Бөек борылыш” пьесасыннан өзекләр укыдылар.