Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:”Җәлилчеләр батырлыгы үлемсез”.

25август - шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне.Татар халкы өчен генә түгел,фашизмга каршы сугышкан һәр халык өчен дә тетрәндергеч, фаҗигале көн - җәлилчеләрнең башы өзелгән көн. Җәлилчеләр арасында атаклы Шәрәф бертуганнарының сеңлесе  Зифа Шәрәфнең улы Фоат Булатов та бар. Һәр ел саен Аксу авылы китапханәсендә 25 август-Җәлилчеләрне искә алу көнендә китап күргәзмәсе оештырыла.Ул быелгысы елны ”Җәлилчеләр батырлыгы үлемсез” исеме астында урын алды.