Флешмоб:“Флаг России-наша гордость”.
22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне.Әлеге көн Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федера-циясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куела.1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.Бу көнне Аксу авылы китапханәсендә “Флаг России-наша гордость” исеме астында патриотик флешмоб үткәрелде. Флешмобта төрле яшьтәге балалар һәм Аксу урта мәктәбенең тарих укытучысы Камалиева Гүзәл катнашты.Балалар ике төркемгә: кече һәм урта төркемнәргә бүленеп Россиянең Дәүләт флагы турында шигырьләр сөйләделәр.Ә Гүзәл Җәвит кызы флагның тарихы белән таныштырды.Көн дәвамында китапханәгә килүче укучылар РФнең Дәүләт флагын тотып фотосүрәткә төштеләр.