Акция #РәхмәтСезгә!
6нчы август көнне Аксу авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап #РәхмәтСезгә! акциясе үтте.Акциядә катнашучылар ветераннарыбызга булган теләкләрен төрлечә аңлатырга тырыштылар.Кемдер шигъри юллар аша,кемдер өйдә рәсемнәр ясап килеп, ә кайберләре китапханәдә урнаштырылган "Рәхмәт Сезгә, Ветераннар!" стендына үзләренең изге теләкләрен язып калдырдылар.Акциядә барысы 18 кеше катнашты.Алар арасында балалар бакчасыннан балалар, мәктәп укучылары, студентлар,төрле өлкәдә эшләүчеләр бар иде.
Китапханәгә килгән укучылар китаплар да алдылар.Аларга барысы 47 китап, газета-журнал бирелде.