Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

XII #әдәби марафон тәмам.Җәй көне дә китап белән без.

1нче июль көнне әдәби марафон проектының яшь китап укучылар өчен махсус оештырылган чираттагы XII бәйгесе башланып китте.Бу марафонда   1-11 нче сыйныф укучылары, балалар бакчаларының мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары һәм I-II курс студентлары катнаша ала иде. Мин, 5нче филиал мөдире Нургалиева Ф.Җ.,чираттагы марафонга   барысы 17 укучыны тарта алдым.

Проектның максаты: татар халкында һәм татар телен белгән һәр кешедә яхшы гадәт - даими рәвештә татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру, шул рәвешле, татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерүдә әһәмиятле эш башкару.

   Марафон барышында 21 көн дәвамында көн саен татарча файдалы китап укырга һәм әлеге китаплардан иң матур өзекләрне ВКонтакте яисә үзеңнең Инстаграм аккаунтыңда #әдәбимарафон,  #татнетныүстерүфонды һәм #татарстанкитапнәшрияты хэштеглары белән урнаштырырга кирәк иде.

Әкият укыганда - #әкият, хикәя укыганда - #хикәя, шигырь укыганда - #шигырь хэштегларын да өстәргә киңәш ителә.

21 көнгә сузылган марафонда китап сөюче укучыларым  сынатмадылар, һәр көнне кулларына китап алдылар.  Алар татарча әдәби китаплар укып, алардан матур өзекләрне #әдәби марафон хештегы белән үзләренең аккаунтларына  урнаштырдылар. Шулай итеп алар үзләренең җәйге каникул көннәрен китаплар белән бергә кызыклы да, күңелле дә, файдалы да итеп үткәрәләр.

Ә хәзер без зур дулкынлану белән аның нәтиҗәләрен көтәбез.